САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Римма апага туксан яшь, димәссең

Бүген Куҗак авылында яшәүче Җаббарова Римма Зәкәр кызы үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Римма апа Куҗак авылында туып-үсә. Иске Минзәләбаш урта мәктәбен тәмамлагач, «Корыч кул» колхозында төрле эшләр башкара. 1952 елда Үзбәкстан якларына чыгып китә. Күп еллар тегү фабрикасында хезмәт куя. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Тормыш иптәше Әнвәр абый белән ике ул һәм ике кыз үстерә. 1999 елда кабат туган якларына кайтып төпләнә.

Римма апаны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов та юбилярга котлау сүзләрен җиткерде. Римма апага без дә исәнлек-саулык, бүгенгедәй көр күңел, күтәренке кәеф һәм бәхетле картлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев