Хөрмәтле райондашлар!
Питрау бәйрәме уңаеннан, барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Сарманлылар милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Ә бу исә икътисади һәм социаль уңышлар белән бергә районыбызның тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора. Гасырлар дәвамында халыкның тарихын, динен, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән Питрау елдан-ел яңадан-яңа бизәкләр белән тулыланып бара. Аның кабатланмас рухы, эчкерсез шаянлыгы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе һәркемне сокландыра. Авыл тормышында Питрау – аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен, башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бездә чананы – җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Ә җәй исә авыл халкы өчен – көзгә-кышка әзерлек чоры. Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Дөньялар имин, үзегез сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев