САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллиннан бәйрәм котлавы

Россия Федерациясенең социаль-мәдәни инициативалар фонды башлангычы белән ел саен 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Аны гамәлгә кую идеясе 2008 елда туа. Быел исә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, гаилә кыйммәтләрен саклап калу мәсьәләләренең мөһимлеген исәпкә алып, 2022 елның 28 июнь 41 нче санлы Указы белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте. 
 Гаилә – һәр кешенең тормышында иң мөһим нәрсә. Гомер-гомергә гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булган. Ул бер–беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшь буынга мәңгелек кыйммәтләребез күчә, туган илгә мәхәббәт тә гаиләдән башлана. 
Үрнәк гаиләләр безнең районыбызда бик күп, алар зур ихтирамга лаек. Бу гаиләләр арасында 50, 55, 60, 65 ел бергә гомер итүчеләр бар. Алар тормыш юлыннан ярты гасырдан артык бергә атлыйлар, балалар үстереп, бүгенге көндә балалары, оныклары-оныкчыклары хөрмәтендә яшиләр. 
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм! Гаиләләребез ныклы булсын, яңа гаиләләр туып торсын, балалар дөньяга килсен. Ә балалар – безнең киләчәгебез. Шуны күздә тотып, республикабыз җитәкчелеге тарафыннан яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү программалары тормышка ашырыла. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтебез зур. 
Хөрмәтле райондашлар, тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәм. Гаиләләрегезгә тигезлек, татулык, тынычлык, сәламәтлек телим. Илләр имин, гаиләләрегез нык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев