Галләметдин абый белән Рәүфә апа алтын туйларын бәйрәм итәләр
.
Шушы көннәрдә Сарманда яшәүче Галләметдин һәм Рәүфә Гыйльфановлар бергә яшәүләренең 50 еллыкларын – алтын туйларын бәйрәм итәләр. Аларны бу истәлекле бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлау сүзләрен шулай ук район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов җиткерделәр.
Галләметдин абый белән Рәүфә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев