САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фазуллиннар алтын туйларын бәйрәм итәләр

Сарман авылында гомер итүче Зөфәр Әнвәр улы белән Сәрия Хәмзә кызы Фазуллиннарның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булган.

- Без өйләнешкән көнне яңгыр яуган иде. Ул көнне яхшы хәтерлим мин, - диде гаиләгә муллык алып килгән килен Сәрия апа. 
Чыннан да, тырыш, әле дә эшсез торуны белмәгән парлар ярты гасыр иңне-иңгә куеп, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлап яшиләр. Ике кыз тәрбияләп үстереп, аларга югары белем алырга ярдәм итәләр, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә аларның гаиләләренә, оныкларга терәк булып, үрнәк гомер кичерәләр. Алтын юбилярларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, якыннары да Зөфәр абый белән Сәрия апага тигез гомер, бәхет, сихәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев