САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәйге каникулларда балаларны янгыннан саклыйк

Мәктәп укучыларының күптән көтелгән җәйге каникуллары - иң яраткан һәм озакка сузылган яллары җитте. Бу чорда балалар һәм яшүсмерләр еш кына әти-әни күзәтүеннән читтә калалар.

Җәйге чорда каникулларда үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен үтәү җәйге ялны хәвеф-хәтәрсез уздырырга, ә ата-аналарга балаларын потенциаль проблемалардан мөмкин кадәр күбрәк сакларга ярдәм итәчәк.
Җәен балалар еш кына өйдә ялгызлары калалар. Шуңа күрә аларга электр приборлары белән эш итү кагыйдәләрен ныклап аңлатырга кирәк. Әгәр сезнең өйдә газ кулланыла икән, бу очракта үз-үзләрен ничек тоту кирәклеген дә белсеннәр иде кечкенәләр.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга аеруча игътибарлы булыгыз, аларның ни белән шөгыльләнүләре һәм вакытны кайда үткәрүләре белән даими кызыксынып торыгыз. Ут белән уйнауның куркыныч булуы хакында балага ешрак искәртеп торырга кирәк. Бала шырпының уенчык түгел, ә янгын чыгарырга сәләтле куркыныч нәрсә икәнен аңласын иде. Шырпыларны, кабызгычларны кечкенәләрнең күз алдында калдырмау таләп ителә. Экстремаль ситуацияләрдә ничек дөрес эш итәргә кирәклеген өйрәтү дә балага зыянга булмас. Гадәттә балаларда пассив-саклану реакциясе барлыкка килә. Алар уттан качасы урынга яшеренәләр, куркып, почмакка кереп посалар.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре балалар өчен җәйге чорда аеруча мөһим. Аларга ут белән уйнарга рөхсәт итмәгез. Тал мамыгына һәм коры үләнгә ут төртү куркынычын аңлату зарур. Бигрәк тә эссе көнне ут якындагы корылмаларга тиз күчәргә мөмкин.
Балаларның тормышы һәм иминлеге барыннан да элек өлкәннәрдән тора – шуны истән чыгармагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев