Узган ел районда 16 ата-ана хокукларыннан мәүрүм ителгән
Район суды хезмәткәрләре өчен үткән ел четерекле эшләрнең күп булуы белән истә калды.
Җәмгыятебезнең иминлеген тәэмин итүдә, гаделлекне саклау һәм торгызуда суд хезмәткәрләренең роле бәяләп бетергесез. Узган елны район суды хезмәткәрләре нинди нәтиҗәләр белән тәмамлаган, ел алар өчен кай ягы белән истәлекле булган? Район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов белән әңгәмәбез – шул хакта.
– Ринат Рәсимович, моннан 15-20 еллар элек районда үтерү, көчләү кебек авыр җинаятьләр кылына иде. Бүгенге көндә хокук бозуларның «эчтәлеге» үзгәрдеме? Хәзер күпчелекне нинди җинаятьләр тәшкил итә?
– Район судында узган ел барлыгы 76 җинаять, 553 гражданлык, 92 административ эш каралды. Җинаять эшләренә килгәндә, шуны әйтергә кирәк: соңгы елларда аңлы рәвештә үтерү, көчләү кебек авыр җинаять кылу очраклары булмады. Ләкин башка төрле авыр җинаятьләр булды. Шуларның икесенә тукталып үтәсе килә. Авыру ир-ат әнисен кыйный, соңгысы алган тән җәрәхәтләреннән вафат була. Улына карата суд тарафыннан мәҗбүри рәвештә медицина учреждениесенә дәвалануга салу турында карар чыгарылды. Икенче очрак – кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу. Бер ир-ат бергә яши торган хатын-кызның йөзенә пычак белән сыза. Алган ярадан һәм аны теккәннән соң ханымның йөзендә бик ямьсез шрам кала...
Язманы тулысынча газетабызның 31 гыйнвар санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев