САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Кәшердә Авыл җыены үтте

Бүген Урта Кәшер авылында Авыл җыены оештырылды.

Аны оештыру инициативасы белән шул авылда яшәүче Айдар Харисов чыккан, башкалар бу фикерне хуплаганнар һәм бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткәннәр. Авылдашларның бердәмлекләре нәтиҗәсендә матур чара оештырылды.
Бәйрәм Сабан туе форматында уздырылды. Монда татар халкының милли бәйрәменә хас барлык уеннар да булды, матур җырлар яңгырады. Тантанага авыл халкы гына түгел, ерактан кайткан кунаклар да килделәр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк – соңгы тапкыр авылда мондый бәйрәм тугыз ел элек булган, шуңа күрә халык аны сагынып өлгергән иде.
Тулырак язманы район газетасының 1 июль саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев