САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Таҗлы” вирус белән авырганнар тирәнтен диспансерлаштыру узачаклар

Диспансерлаштыру үтү – һәркемнең бурычы булмаса да, хокукы.

“Башлангыч чорда ачыкланган авыруны вакытында дәвалап була. Сәламәт кеше бәхетле”, - диде үзәк район хастаханәсе баш табибы Айрат Галимов, район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясап, һәм барлык җитәкчеләргә диспансерлаштыру үтүнең әһәмияте хакында сөйләде. Коронавирус белән авырганнар тирәнтен тикшеренү үтә алачаклар.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында физик затлардан милек салымы керү нәтиҗәләре, физик мөмкинлеге чикле булган затларны эшкә урнаштыру хакында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова сөйләде. Күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирелү тәртипләре белән милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Айдар Нариманов таныштырды.
Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендәге яңалыкларга районда клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Асыляр Харисов тукталды.
Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды һәм каралган сораулар буенча җитәкчеләр алдына конкрет бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев