Су кергәндә көзән җыерса нишләргә?
Әгәр көзән җыерса:
- иң мөһиме – тынычлыкны саклагыз, судан тизрәк чыгарга тырышыгыз;
- көзән җыеру ярдан еракта булса, паникага бирелмәгез, кинәт хәрәкәтләр ясамагыз, ул көзән җыеруны көчәйтә генә;
- кул бармакларын көзән җыерса, көч белән йодрык төйнәгез һәм кинәт кенә бармакларны тышкы якка ыргыткан хәрәкәт ясагыз;
- балтырны көзән җыерса, бөгелеп, ике куллап көзән җыерган аякның табанын тотыгыз һәм көч белән үзегезгә тартыгыз;
- көзән җыеру эч мускулларында булса, тезләрне эчкә таба китерегез;
- бот мускулларын көзән җыерса, аякны тышкы яктан балтырдан түбәнрәк тубык сөягенең күтәрелә башлаган урыныннан тотыгыз һәм аякны тез турыннан бөгеп, артка, аркага таба тартыгыз;
- аяк һәм кулны көзән җыеру бетмәсә, күнегүләрне тагын бер тапкыр кабатлагыз.
Исегездә тотыгыз: көзән җыерган мускул белән эшләү көзән җыеруны тизрәк бетерергә ярдәм итә. Массаж хәрәкәтләре белән көзән җыерган мускулны сыпырырга да онытмагыз;
- моннан тыш, көзән җыерганда, мускулны кинәт һәм авырттырып ярсыту яхшы. Моның өчен мускулны иң авырткан җиреннән кинәт кенә авырттырып чеметеп алыгыз яки бу урынга баш бармак белән кинәт һәм авырттырып берничә тапкыр басыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев