«Сарман»га июльдә дә язылып була
Июнь ахырында 2022 елның II яртыеллыгы өчен подписка тәмамланды. Ләкин райондашларыбыз арасында “Сарман” белән “Новый Сарман”га язылырга өлгерә алмый калучылар бар.
Борчылырлык урын юк – аларга июль аенда да язылырга мөмкин, ләкин 25 июльгә кадәр язылып өлгерергә кирәк. Бу очракта район газеталары сезнең өйләрегезгә август аеннан килә башлый.
“Сарман” өчен бер айга язылу бәясе – 128,95 (биш айга — 644,75 сум), “Новый Сарман”га – 79,5 сум (биш айга — 397,5 сум).
АЛЬТЕРНАТИВ ПОДПИСКА ДА – ГАМӘЛДӘ. Бу очракта “Сарман” газетасының бер айга язылу бәясе – 75 (биш айга – 375 сум), “Новый Сарман”ныкы – 67 сум (биш айга – 335 сум). Аларга редакциядә я үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салонында язылып, шуннан килеп аласы була.
“Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә һәм шулай ук онлайн да язылырга мөмкин: http://tatmedia.ru/podpiska/district/38/ https://podpiska.pochta.ru/press/П9509 https://podpiska.pochta.ru/press/П9514 https://uslugi.tatarstan.ru/russian_post/ subscribe/authenticate
Бу яртыеллыкта да бергә булыйк, хөрмәтле райондашлар!
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев