Сарманда ишегалды бәйрәме үткәрелде +ВИДЕО
Районда бәйрәм алды һәм бәйрәмнән соңгы ялларда “Яңа елны – һәр ишегалдына” дигән Бөтенрәсәй акциясе кысаларында ишегалды бәйрәмнәре үткәрелде.
Аның чираттагысы кичә Ленин урамының 59, 61, 63, 65 нче йортларында яшәүчеләр өчен уздырылды. Анда зурлар да, өлкәннәр дә, балалар да бердәй күңел ачтылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, бергәләп биеделәр, җырладылар. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары да катнаштылар. Ул күмәк биюләр, дискотека белән тәмамланды.
- Бәйрәм бик ошады. Саф һавада биеп, уйнап, җырлап та алдык, балаларга да бик кызык булды, - диделәр анда катнашучылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы, видеолары һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев