САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда да бу атнада салкын булачак

Бу атнада тагын салкынайта: көндез һава температурасы +19 градустан артмаячак.

Гомумән, июнь азагы – июль башында салкынча коры һава көтелә.

Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе – 29 июльдә көндез +14…+19 булса, төнлә  һава температурасы бөтенләй дә +4…+9 градуска кадәр төшәчәк. Пәнҗешәмбе – 30 июньдә кыска вакытлы яшенле яңгыр, секундына 17 метрга кадәр тизлектә көчле җил. Көндез +17…+22 градуска кадәр җылы булачак.

Реклама

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга  – 1 июльдә бераз явым-төшемле һава көтелә. Челлә аеның беренче көнендә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы  нибары +14…+19 градусны күрсәтәчәк. Шимбә – 2 июльгә һава торышы яхшыра башлаячак, яңгырлар туктаячак. Көндез +19…+23 градуска кадәр җылытачак.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2022/06/85782/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X