САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман яшьләре паркка теннис өстәле сорадылар

.

Кичә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин район үзәгенең ял паркында яшьләр белән очраштылар. Рәсми булмаган шартларда яшьләр белән күзгә-күз карап сөйләшү алар арасында нинди проблемалар булуын ачыкларга ярдәм итте. Нәрсәләр белән кызыксынулары, Сарманның кайсы урыннарында ял итүләре хакында әйттеләр егетләр-кызлар. Теннис белән мавыгучы егетләр ял паркына теннис өстәле урнаштыруны тәкъдим иттеләр. Мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев