Бүген Сарманның Куйбышев урамындагы 74, 76, 78 нче йортлары каршында “Һәр йортта балкысын Яңа ел утлары” дигән исем астында үткәрелгән ишегалды бәйрәмендә Сарман балалары шигырь дә сөйләделәр, җыр да җырладылар.
-
- Яңа елга алар бик ныклап әзерләнделәр, шигырьләр ятладылар, җырлар, биюләр өйрәнделәр, - диделәр аларның әти-әниләре, әби-бабалары.
Сарманга каникулга кунакка кайткан балалар да алардан калышмадылар. Артур белән Мәликә әби-бабалары янына - Әлмәттән, Алмаз, Азат, Рания Сарманның аръяк урамыннан килгәннәр иде.
- Бәйрәм бик ошады. Безнең урамында да шундый бәйрәм үткәрелсен иде, - диделәр алар.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары, видеолары
Нет комментариев