"Сандугач" балалар бакчасы нәниләре бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр +ВИДЕО
Ел да көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында дистәләрчә кешенең, шул исәптән балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә.
Беренчедән, елгадагы бозга басар алдыннан аның ныклыгын тикшереп карарга кирәк. Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган вакытта гына ул бер кеше авырлыгын күтәреп тора алачак. Боз өстендәге җәяүле кичүнең калынлыгы 15 см.дан да ким булмаска тиеш.
Елга-күлләрдә балык тотканда, күп бәкеләр тишәргә, бозда чабып, сикереп йөрергә, күпләп бозга керергә ярамый.Ә боз өстеннән төркемләп барганда, кешеләр арасындагы ара 5-6 метр булырга тиеш.Аннан соң үзегез белән бер башы элмәкле 20-25 метрлы чыдам бау алу хәерле. Чөнки алда баручы кеше кинәт боз ватылып, суга төшеп китсә, аңа әлеге бауның элмәкле очын биреп, аңа якын килмичә генә судан тартып алырга мөмкин булачак.
Боз астына - салкын суга төшеп киткән очракта, түбәндәге киңәшләрне истә үтәү зарур:
- коткыга бирелмәгез;
- кулларыгызны як-якка җәеп, боз кырыена тотыныгыз һәм гәүдәгезне агым буенча горизонталь хәлгә китерергә тырышыгыз;
- күкрәк белән боз кырыена ятарга тырышыгыз һәм сак кына башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә куегыз;
- әгәр боз чыдаса, әйләнә-әйләнә ярга таба юнәлегез. Һәрвакыт үзегез килгән якка шуышыгыз.
Исегездән чыгармагыз: бозлы суда 10-15 минут булу да кеше тормышы өчен куркыныч. Ярга чыккач, торак пунктка ерак булса, киемнәрегезне ныгытып сыгып, яңадан киегез.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, тормышыгызны саклап калуда ярдәм итәчәген онытмасагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев