Сабантуйдан соң “бии” чүпләр дә
Туйда бии тукмак та, диләр.
Сабантуйдан соң, биеп, чүп савытларының да хәле киткән, ахыры. Сарман үзәк ял паркында урнаштырылган чүп урналарын, әйтерсең, кыйнап ташлаганнар. Күпме хезмәт кереп ясалган савытларны кайсыдыр вәхшие изеп, җимереп киткән. Көчен кая куярга белми интеккәннәргә, югыйсә, спорт корылмалары да җитәрлек районда. Шул ук паркта да рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнергә мөмкин.
Ял паркында видеокүзәтү урнаштырылган. Бүгенге көндә тәртип бозучыны ачыклау буенча эш бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев