Сабантуй уеннардан гөрләп торды
.
Район Сабан туе уеннарга, җыр-биюләргә, кызыклы бәйгеләргә бик бай булды. Олысы-кечесе капчык киеп тә, авызга йомыркалы кашык кабып та йөгерде, өлгерлектә көч сынады, чүлмәк ватты, капчык сугышында катнашты, аркан тартты, гер күтәрде, авыш баганага менде... Җыр-моң яратучылар сәхнә яныннан китмәде. Ат чабышлары да үзенә күпләрне җәлеп итте. Быел район Сабан туенда өр-яңа уен – җәядән ук ату да оештырылды. Ярышлар ГТО нормативларына туры китереп үткәрелде .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев