САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикада һәр гаиләнең нәсел шәҗәрәсе төзеләчәк

Бүген районда оешма һәм учреждениеләрнең архив хезмәтләре өчен “Заманча архив” дигән методик семинар үткәрелде.

 Анда район җирлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнаштылар.
Семинар дүрт мәйданчыкта уздырылды. Беренче мәйданчык район Башкарма комитетының утырышлар залында эшләде. Семинарда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, кыскача район тормышы белән таныштырып үтте. Билгеле булганча, Татарстанда “Ядкарь” генеалогик үзәге һәм "Ядкарь" генеалогик порталы төзелә. Алар республика халыкларының тарихи хәтерен торгызуга ярдәм итәргә тиешләр. Татарстан Республикасы Дәүләт архив комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова “Ядкарь” проектының әһәмияте турында сөйләде. “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Илдар Шәфыйков “Ядкарь” генеалогик порталын тәкъдир итте. Район Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Гөлшат Солтангалиева бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырды.
Калган өч мәйданчык кинотеатр, аграр көллият базаларында эшләде.
Иң ахырдан семинарда катнашучылар архив бүлегендә экскурсиядә булдылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев