САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район яшьләре һәрвакыт алга омтылалар

Белдерүләр барлаганда, күбесенең эш яки эшче куллар эзләү белән бәйле булуы күзгә ташлана. Гадәттә, белдерүләр бер үк шаблон буенча языла – «Эш тәҗрибәсе – кимендә шуның кадәр ел» дигән сүзләр еш очрый.

Әйе, берсүзсез, тәҗрибәле кешеләр белән эшләве күпкә уңайлырак, чөнки аларны өйрәтәсе юк. Ләкин шул ук вакытта эш тәкъдим итүчеләргә яшь хезмәткәрләр дә кирәк! Әлеге хезмәткәргә, аңлагансыздыр, нәкъ менә тәҗрибә җитеп бетми дә инде... Нинди генә өлкә булмасын, аларның һәрберсендә лаеклы ялга китүчеләрне алмаштырырдай яшь кадрларны әзерләү иң мөһим бурычларның берсе булып кала.
Эзләнсәң, андый яшьләр гел юк түгел, аларны мәктәп эскәмиясеннән үк табарга була. Әлеге категориягә гадәттә 14-35 яшьлек гражданнарны кертәләр. Сәләтле дә, тырыш та, Сарман данын еракларга таратучы яшьләребез районыбыз шактый.
Алар турында район газетасының 24 июнь саныннан укый аласыз.
Сүз уңаеннан
Бүген, 25 июньдә, район үзәк ял паркында Яшьләр көне уңаеннан тантаналы чара оештырылачак. Башлану вакыты – 19.00 сәгатьтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев