САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәт авыл җирлеге халкын юллар төзеклеге мәсьәләсе борчый

.


Әлмәт авыл җирлегендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды
Аны җирлек башлыгы Данияр Газизов алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексы начальнигы Илфак Нуриәхмәтов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Марс Кәримов криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өндәде, ауган һәм корыган агачларны җыярга яраганлыгын искә төшерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирделәр – алар юллар төзеклеге белән бәйле булды.
Җыен барышында эшчәнлекләрендә алдынгылык күрсәткәннәрне, юбилейлары уңаеннан да, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатлары һәм «Сарман» агрофирмасының Мактау грамоталары, җирлек мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнашучылар, шулай ук юбилейлары уңаеннан да, авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Авыл мәктәбе азык-төлек ярминкәсе оештырды, күргәзмәләр куелды. 
Тулырак язманы район газетасының 21 январь саныннан укый аласыз.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт