САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил мәктәбе башлангычлары – республикада иң активлары

.


Республикада “Мәктәп экопатруле” конкурсына йомгак ясалды. “Иң актив укучы”, “Иң актив сыйныф”, “Иң актив мәктәп” “Иң яхшы муниципаль район” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә санкцияләнмәгән чүп-чар ташлау урыннарын иң күп ачыклаган эколог ярдәмчеләре - Татарстанның иң яхшы укучыларын бүләкләделәр. Биредә “Мәктәп экопатруле” республика конкурсына 2020 һәм 2021 еллар өчен йомгак ясалды. 
Бүләкләү тантанасы ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашында уза. 
Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Җәлил беренче санлы урта мәктәбе “Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңү яулый. 3 А сыйныфы укучылары Азамат Ханнанов белән Инзил Шәйдуллин - 1-4 сыйныфлар арасында, 7 класс укучысы Азалия Ханнанова 5-8 сыйныфлар арасында “Иң актив укучы” исеменә лаек булалар. “Иң актив сыйныф” исеменә ия булган 3 А сыйныфы да (җитәкчеләре Резедә Тихонова) - районның шушы мәктәбендә. Укучыларга бүләккә – планшет белән Диплом, ә сыйныфта кулланыр өчен ноутбук тапшырыла. Мәктәпкә бирелгән бүләк тагын да үзенчәлекле – флорариум хәтта мәктәп кунакларын да үзенә җәлеп итәчәк. 
Без яшь экологларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев