САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләбиб Лерон туган телебез, мәгърифәтебез сагында торучылар белән очрашты

Бүген Сарман балалар сәнгать мәктәбендә зур чара – Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Гыйлем кояштан яктырак” дигән очрашу үткәрелде.

Анда язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, аның җаваплы секретаре, Арча районы Казан арты музееның “Туган якны өйрәнү бүлеге” җитәкчесе Ленар Гобәйдуллин, “Гиндукуш” хәрби-патриотик музее директоры Резедә Гарипова, районыбыз китапханәчеләре, музей хезмәткәрләре, тарихыбыз һәм телебез сагында торучылар һәм башкалар катнаштылар.
Очрашу төрки-татар язу тарихына, мәгърифәт учаклары, мәгариф, аның үткән юлына багышланды.
Очрашуда катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова сәламләде.
Очрашуда Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Фәнүзә Салихова, музей фондларын саклаучы Регина Шәфигуллина, Карашай Саклау мәктәбе укытучысы Назыйм Мәхмүтов чыгышлары тыңланды. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова очрашуга өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәртәбәле кунакларыбыз Ләбиб Лерон, Ленар Гобәйдуллин очрашуга зур бәя бирделәр, районда тарихи ядкарьләребезнең кадерләп саклануы өчен рәхмәт белдерделәр. Тукай районыннан килгән кунагыбыз Резедә Гарипова да очрашудан җылы тәэсирләр белән китте.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев