Экологик диктантта катнашыйк
14-21 ноябрь көннәрендә Татарстанда Бөтенроссия экологик диктант язу үткәрелә. Быел ул офлайн һәм онлайн-форматта https://экодиктант.рус/ порталында уздырыла.
Экологик диктант 25 сораудан торган тест формасында үтәчәк. Биремнәр катлаулыклары буенча дүрт категориягә бүленгән: 12 яшьтән кечерәк балалар; 12-18 яшьлек үсмерләр; профильле белемнәре булмаган яки экология тармагында эшләмәүче зурлар; профильле белемле яки экология тармагында эшләүче зурлар өчен. Биремнәрне эшләүгә 45 минут вакыт биреләчәк. Алар – энергия һәм ресурсларны саклауга, экологик иминлекне тәэмин итүгә, экологик гадәтләрне формалаштыруга кагылышлы. Диктант нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар катнашучы сертификаты яки җиңүче дипломы алачаклар. Экологик диктантта катнашыйк, табигатьне бергәләп саклыйк, хөрмәтле райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев