САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Чиста булачак” хәрәкәте активистларын бүләкләделәр

Кичә, 1 декабрь көнне, Казанда “Чиста булачак” (“Будет чисто”) Яшьләр экологик хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Бу уңайдан республикакүлзм конференция үткәрелде. Чара кысаларында “Яшел җиделек” (“Зеленая семерка”) һәм “Яшел команда” (“Зеленая команда”) республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да булды. “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең иң яхшы экологик берләшмәсе” номинациясендә Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең “ЭкоМәрхәмәт” (“ЭкоДобро”) командасы җиңүче Дипломына һәм фирма атрибутлары ясатыр өчен 10 мең сумлык сертификатка ия булды.
Шунысын да искәртәбез: ләшәүтамаклыларның шушы көннәрдәге өченче җиңүе бу. Без аларны ихластан тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев