Бәйрәмнәрдә поликлиника эшләячәкме?
Эшләячәк. Бу хакта район үзәк хастаханәсе поликлиникасыннан хәбәр иттеләр.
5 һәм 6 ноябрь көннәрендә балалар табибы, терапевттан һәм башка медицина хезмәткәрләреннән торган дежур бригада, ЭКГ, процедура, прививка, хезмәткә вакытлыча яраксызлык кәгазе бирә торган кабинетлар эшләячәк. Анализ тапшырырга килүче авырулар өчен лаборатория тәүлек буе ачык булачак. Стоматолог һәм башка ашыгыч рәвештә кирәкле табиблар шулай ук элемтәдә булачак, аларны кирәк очракта тиз арада чакыртырга мөмкин булачак.
4 һәм 7 ноябрь көннәрендә поликлиника ял итә, ләкин авырып киткән очракта, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Бу көннәрдә вакцинаны авыруларны кабул итү бүлегендә, ә авылларда ФАПларда ясатырга мөмкин. Процедура кабинетына йөрүчеләр дә ял көнендә укол ясатырга авыруларны кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Ләкин аларның кулларында табиб билгеләмәсе булырга тиеш.
Зөлфия Шәрипова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев