САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быелгы "Керәшен чибәре" бәйгесе җиңүчесе - Сарман кызы

Кичә «Питрау» бәйрәмендә Сарман районы кызы «Керәшен чибәре» титулына лаек булды.

«Керәшен чибәре» бәйгесендә тугыз кыз катнашты. «Керәшен чибәре-2021» титулын Лиана Антонова яулады.

«Бәйгедә өченче тапкыр катнашам, 3нче һәм 2нче урыннарны яулаганым булды, быел беренчелек артыннан килдем», — диде җиңүче. Ул Сарман районының Ләке авылыннан.

Номинацияләр:

Онлайн Керәшен чибәре — Лиана Самойлова; 

Иң яхшы җырчы — Лиана Антонова;

Иң яхшы биюче — Оксана Фёдорова;

Иң сөйкемле — Анастасия Шумитова;

Йолаларны яхшы белүче — Маргарита Петрова;

Иң җор телле — Алёна Евдокимова;

Этник костюм белгече — Ангелина Кузьмина;

Иң оста пешерүче — Аида Сахарова;

Иң оста чигүче — Марина Тараканова.

Бәйгедә өч урын бирелде. 1 урын — Алёна Евдокимова; 2 урын — Марина Тараканова; 3 урын — Оксана Фёдорова.

Автор: Гөлия Хәсбиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев