САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балтамакта авылдашлар очраштылар+Видео

.

Кичә Балтамак авылында "Бер күрешү - үзе бер  гомер" дип исемләнгән авылдашлар очрашуы узды. Соңгы тапкыр 43 ел элек Сабантуен бәйрәм иткән балтамаклылар бәйрәмне зарыгып көттеләр. Очрашуга мәртәбәле кунаклар  бик күп кайткан иде. Кечкенә генә булса да, бер урамлы авыл бик күп күренекле шәхесләр үстергән, нәсел дәвамчыларына хәер-фатихасын биргән. Кайткан кунакларны, бәйрәмдә катнашучыларны, авыл халкын район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, һәркемгә күрешеп яши торган сәламәт  гомер теләде. Сабантуй дәрәҗәсенә күтәрелгән очрашуда җыр-моң мулдан булды, төрле уеннарда катнашу мөмкинлеге тагын да яхшы кәеф өстәде, сәүдә нокталары гөрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев