Андраник республика конкурсында дипломга ия булды
.
Башкалабыз Казанда республика Мәдәният министрлыгы керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы, Халыклар дуслыгы йорты һәм башка җаваплы оешмалар белән берлектә “Җәшнә, кояш, җалтыра” дигән конкурс үткәрде. Ләке авылыннан Вардересян Андраник Армен улы (җитәкчесе – Римма Тимирова) Ямаш Игәнәй шигырен укып, “Керәшен шагыйрьләренең шигырен укучы” номинациясендә махсус дипломга ия булды. Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев