Җәлил интернат-йортында Инвалидлар көне үтте
-
Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле ветераннарыбыз белән очрашу узды. Мул ризыклы табын артында узган музыкаль чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм Инвалидлар көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, поселок җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Җәлил ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева, хәзерләүләр конторасы директоры Дамир Галиев, интернат директоры Азалия Зарипова да ветераннарга саулык, хәерле картлык теләделәр.
Очрашуда ветераннары интернат-йортта яшәүче җирлекләр башлыклары да килгәннәр иде. Алар үзләренең авылдашларына күчтәнәчләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев