Рейд.
Узган атна ахырында үткән юл иминлеген тәэмин итү максатында ЮХИДИ чираттагы профилактик рейдларны уздырды. Рейдлар тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларында барды. Барлыгы 24 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Аларның 6 – куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, 7 – укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр, 3 – документлардан башка транспорт чарасы белән идарә итүчеләр, 1 – чамадан тыш карангылатылган (тонировка) тәрәзәләр белән йөрүче булды.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Нет комментариев