САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

«Кышкы каникуллар» кисәтү чарасына старт бирелде

23 декабрьдән 2022 елның 9 январенә кадәр республикада, шул исәптән Сарман районы территориясендә, киң масштаблы “Кышкы каникуллар” дигән кисәтү чарасы үткәрелә.

Агымдагы елның 11 аенда республика юлларында 422 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 14 баланың гомере өзелде, 450 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Аеруча балалар катнашындагы, балалар йөрткәндә килеп чыккан аварияләр борчылу тудыра. Агымдагы елның 11 аенда юлларда һәлак булган балаларның 12 се пассажир балалар иде. Алар катнашында юлларда ситуация кискенләшү сәбәпле һәм балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау максатыннан, чара барышында балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмаячак.

Балаларның юл аркылы чыкканда кагыйдә бозуларын кисәтүдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “Ата-аналар патруле”, “Әтиләр патруле” инициатив төркемнәре, шулай ук “Россия укучылары хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы әгъзалары да катнашачак.

Кагыйдә бозулар турындагы мәгълүматлар балаларның уку урыннарына хәбәр ителәчәк. Мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Мондый сөйләшүләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да оештырылачак.

Реклама

Көн кыскару, һава торышы начарлану сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга, яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X