САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Кешенең сүзе аның күңелендәгене тасвирлый

.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхәбәләр белән утырганда Әбу Бәкер (рг) килеп керә һәм әйтә: “Йә, Рәсүлүллаһ, син нинди күркәм, синнән нур бөркелә, син кешеләргә изгелек, матурлык таратасың”, - ди. “Хак әйтәсең”, - ди Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Бераздан кара көеп бер кеше килеп керә һәм кычкырып: “Йә, Мөхәммәт, син нинди юньсез кеше, син начарлык таратасың, кешеләр арасын бозасың”, - ди. “Хак сөйлисең”,- ди Рәсүлүллаһ (с.г.в.).

Сәхәбәләр аптырашып: “Ничек инде син икесенә дә бер төрле җавап бирдең?”- дигәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) елмаеп: “Алар бит миңа түгел, икесе дә үзләренә бәя бирделәр. Кешенең эче нинди – сүзе шундый. Әбу Бәкер – саф күңелле изге кеше, ул башкаларда да шуны күрә. Ә теге кеше ул гомере буе кешеләрне дошманлаштырып, сугыштырып, шуннан тәм табып яшәүче. Башкаларда да үзендә булган сыйфатларны күрергә тели”, - дип җавап бирде”.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев