САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Имәндә оста куллы егетләр яши

Районның җаваплы белгечләреннән торган комиссия крестьян-фермер хуҗалыклары басуларын карап йөргәндә, алар хуҗалыгына да кагылды һәм, әлбәттә, гадәти булмаган техникага күзе төште.

Сафтан чыккан тракторны ремонтлап, җитмәгән детальләрен генә үзе ясагандыр, дигән фикерем дөреслеккә туры килмәде.

Реклама

- Бу тракторны (икенче фотода) коп-коры тимердән башлап, эретеп-ябыштырып, кисеп, һәр кисәген, һәр детален үзем ясадым. Хуҗалыкта ул – зур ярдәмче, - диде тракторның иясе Илдар Әгъләмов. Хуҗалыктагы эшләрне башкару өчен ясалган трактор, чыннан да, хуҗаның беренче ярдәмчесенә әйләнгән. Аның белән ул кышын кар көри, бәрәңге утырта, ала, яра, печәнен чаба, әйләндерә, җыя, төяп алып кайта. Печән эшен башкару өчен кирәк булган тагылма коралларын сатып алса, кар көри, бәрәңге игү өчен кирәк булганнарын үз кулы белән ясаган. Ә техникага мәхәббәт аңа икетуган абыйсы Илнардан күчкән, беренче тапкыр техника серләренә дә ул өйрәткән аны. Бүгенге көндә Илдар “Агрокөч” җәмгыятендә чит ил тракторында эшли (беренче рәсемдә). Техникага гашыйк егет хезмәттә, билгеле, сынатмый. Шунысын да әйтергә кирәк: егет эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче әнисе өчен дә – зур ярдәмче. Аның ярдәме белән Рузилә ханым моннан берничә ел элек терлек торагы салган, савым сыерлар алган. Ул арада дәүләтнең мини-фермалар төзүчеләр өчен күрсәтелә торган ярдәм программасы буенча акчалата ярдәм дә алган. Торак та булгач, савым сыерларын бишкә җиткергән. Иркен, якты торак уңайлы һәм автоматлаштырылган. Терлекләрне йөртү өчен көтүлек кирәк булгач, 7 гектардан артык җир алганнар. - Ярдәм итәрлек, терәк булырлык улым булмаса, мондый зур эшкә тотына да алмаган булыр идем. Әлбәттә, беренче чиратта, үзеңнең тырышлыгың кирәк. Аннан соң, дәүләт ярдәме дә чыгымнарның бер өлешен капларга ярап куйды, - ди Рузилә ханым. Бүгенге көндә аның тагын бер теләге бар: дәүләт ярдәме программасы буенча саву аппараты да алып булмас микән, ди ул. Илдар тормыш иптәше Чулпан белән бер ул үстерә, төп йортта – әнисе янында яши. Без Әгъләмовларга тынгысыз хезмәтләрендә киләчәктә дә уңышлар һәм барлык теләкләренең чынга ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X