САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Укучылар тавык кәтлитен бик яраталар

Җәлил икенче санлы мәктәбендә укучыларның төшке аш вакытына туры килдек.

Укып, тамаклары шул дәрәҗәдә ачкан ки, хәтта гарнирга дөге һәм яшелчә белән томалап пешерелгән балык белән сыйланган укучыларга эндәшергә кыймый тордык.
- Бик тәмле ашаталар. Безгә бик ошый. Бигрәк тә тавык кәтлитен тәмле әзерлиләр, көн саен бирсәләр дә, без каршы түгел. Макарон, карабодай, бәрәңге пюресы тәмле, - диделәр унберенчеләр.
Башкалардан да шул ук җавапны ишеттек. Ашханәдә көненә 700дән артык балага ризык әзерлиләр. Ашларның да төрлесен пешерәләр, икенче ашлар да төрлеләндерелә.
- Чыннан да, укучылар кәтлит ярата. Алар аны наггетсы кебек кабул итәләр. Атнага ике тапкыр ата-аналар комитетыннан килеп, ризыкларны тәмләп карыйлар, аларга да бик ошый. Пешекчеләребез тәҗрибәле, күп еллар дәвамында эшлиләр. Республика программасы нигезендә алынган бәрәңге чистарткыч аларның эшен бик күпкә җиңеләйтте. Моңа кадәр күпме балага ризык әзерләгәндә, бәрәңгене кулдан әрчергә туры килә иде. Өч плитә яңартылды, идән-түшәмнәр яңадан эшләнде, табак-савыт юа торган раковиналар, краннар урнаштырылды, - диде мәктәпнең ашханә мөдире Рузилә Асылшәрипова.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев