Сарманлылар салымны вакытында түли
Билгеле булганча, 1 ноябрьдә физик затлар өчен - транспорт һәм мөлкәткә, 15 ноябрьдә җиргә салым түләү сроклары чыкты. Әгәр физик затлар күрсәтелгән срокта салым, җыем, пеня, штрафлар кебек түләүләрне башкармаганнар икән, салым органы РФ Салым кодексының 48 нче маддәсе нигезендә салымны эзләп алу өчен судка гариза җибәрәчәк. Киләчәктә, салым түләнмәгән...
Билгеле булганча, 1 ноябрьдә физик затлар өчен - транспорт һәм мөлкәткә, 15 ноябрьдә җиргә салым түләү сроклары чыкты. Әгәр физик затлар күрсәтелгән срокта салым, җыем, пеня, штрафлар кебек түләүләрне башкармаганнар икән, салым органы РФ Салым кодексының 48 нче маддәсе нигезендә салымны эзләп алу өчен судка гариза җибәрәчәк. Киләчәктә, салым түләнмәгән очракта, аны мәҗбүри рәвештә эзләп алу өчен, документлар суд приставлары хезмәтенә тапшырылачак. Бу очракта әҗәт суммасы янына әҗәтнең 7 проценты күләмендә, әмма 500 сумнан ким булмаган башкарма җыем да өстәләчәк. Суд приставы исә карарны, әҗәтленең мөлкәтенә чикләү салу, шулай ук әҗәтленең Россия Федерациясеннән читкә чыгуын чикләү өчен, ЮХИДИгә, "Росреестр"га, медицина иминияте фондына җибәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев