Шикәрле булу мөмкинлегенең вакыты аз калды!
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге агымдагы елның II яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында абунәчеләре арасында шундый исемдәге акция игълан иткән иде.
Аның нигезендә район газеталары “Сарман” белән “Новый Сарман”га агымдагы елның II яртыеллыгына язылучылар арасында махсус бүләкләр – бишәр килограмм шикәр комы уйнатылачак. Аларны 10 кеше ота алачак һәм, күргәнегезчә, бүләкләр – шактый саллы һәм һәр йортта кирәкле. Ярты ел буена район газеталарына язылу ункөнлекләрендә һәм югарыда телгә алынган махсус акциядә шундый бүләкләр уйнатылу нәтиҗәсендә сезгә район газеталары бушка диярлек эләгергә мөмкин. Тик язылу турындагы квитанцияләрегезнең күчермәләрен редакциягә юлларга онытмагыз. Аларда исем-фамилияләрегез һәм телефоннарыгыз тулысынча күрсәтелергә тиеш.
Ашыгыгыз, кадерле дуслар, вакытлы матбугатка язылу тәмамлануга санаулы гына көннәр калып бара. Газетаның почта аша килә торган вариантына – 27 июньгә, ә альтернатив вариантка, аны 1 июльдән үк аласыгыз килә икән, 28 июньгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) язылырга мөмкин. Исегезгә төшереп үтәбез: “Сарман” белән “Новый Сарман”га почта элемтәсе бүлегендә, барлык элемтә бүлекчәләрендә язылырга мөмкин. “Сарман”ның киләсе яртыееллык өчен язылу бәясе – 865,8, оешмалар – 955,8, “Новый Сарман”га 571,92 сум. Ә газеталарның альтернатив вариантларына Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә язылырга була. Бу төр вариантка язылу “Сарман” өчен – 550, “Новый Сарман” өчен – 500 сум. Аларны редакциядән яки үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салоныннан килеп алырга да кирәк була. Газеталарыбызны сәүдә нокталарыннан сатып алырга да мөмкин.
Без вакытлыча мәгариф бүлеге бинасының икенче катына урнаштык.
Реклама
erid:2VtzqvZM8sY
Филиал АО ТАТМЕДИА "Сарман ИРЦ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев