САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язылу турында

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге «Бакчачы ункөнлегенә старт бирә

Хөрмәтле райондашлар! Традиция буенча, районның «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталарына яздыру кампаниясе кысаларында, без агымдагы яртыеллыкта да ункөнлекләр игълан иткән идек. Кичә аның беренчесе — «Ташламалы ункөнлек» төгәлләнде. Исеменнән үк аңлашылганча, бу көннәрдә абунәчеләребез район газеталарына ташламалы бәяләргә языла алдылар.

Ә бүген — 19 апрель көнне «Бакчачы ункөнлеге»нә старт бирелде. Ул 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге ункөнлектә район газетасына язылучылар арасында бакча эшләре өчен кирәк-ярак уйнатылачак. Сез газеталы да булачаксыз, бүләк тә отачаксыз. Шулай итеп, киттек, дуслар! «Сарман» белән «Новый Сарман»га почта элемтәсе бүлегендә, барлык элемтә бүлекчәләрендә язылырга мөмкин. «Сарман»ның киләсе яртыеллык өчен язылу бәясе — 865,8, оешмалар өчен — 955,8, «Новый Сарман«га — 571,92 сум. Ә газеталарның альтернатив вариантларына Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә язылырга була. Бу төр вариантка язылу «Сарман» өчен — 550, «Новый Сарман» өчен — 500 сум. Аларны редакциядән яки үзәк базар территориясендәге «Фотоэксклюзив» салоныннан килеп алырга да кирәк була. Газеталарыбызны сәүдә нокталарыннан сатып алырга да мөмкин. 
Без вакытлыча мәгариф бүлеге бинасының икенче катында урнаштык.

РЕКЛАМА
Филиал АО ТАТМЕДИА «Сарман ИРЦ»

erid: 2Vtzqw85p6T

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев