Төп яңалык
-
Ләшәү Тамак мәктәбенә кунакка килгән һәркем үзеннән соң яшел истәлек калдыра
Яшь буында табигатькә сакчыл караш формалаштыру, экологик тәрбия бирү – бүгенге мәгарифнең мөһим юнәлешләренең берсе. Ләшәү Тамак мәктәбендә бу эшкә аерым өстенлек бирелә. Монда еллар буена салынган дәвамчылык традицияләре саклана, һәрбер чарада табигатькә хөрмәт, аның байлыкларын саклау күздә тотыла. Педагоглар тәрбия эшен бигрәк тә агачлар утырту белән бәйлиләр.
-
Батырлык ордены кавалеры Җиңү бәйрәменә кайтып җитте
Район үзәгендә үткәрелгән Бөек Җиңү бәйрәме күңелле сюрпризларга бай булды.
-
102 яшьлек Нәфисә апаны Җиңү көне белән котладылар
Районда гасыр чиген узган өлкәннәребез булуы сөендерә. Аларның гомер юлы авыр булса да, тырышлыкларын, фидакарь хезмәтләрен һәркемгә үрнәк итеп куярлык. Бүгенге көндә якыннарыннан хөрмәт күреп яшәүләре - үзе бәхет-куаныч.
-
Сәүдә ветераны Рәмзия Яруллинага 90 яшь тулды
Озак еллар Александровка сельпосында фидакарь хезмәт куйган Татар Карамалысы авылында гомер кичерүче Яруллина Рәмзия Хөснулла кызына бүген 90 яшь тулды.
-
Әлфинур апа 90 яшен бәйрәм итте
Сарман авылында гомер итүче Кәлимуллина Әлфинур Камали кызына бүген 90 яшь тулды.
-
Шәрләрәмә җирлегендә санитар сәгатьләр атна саен уза
Беркөнне Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗинаның шәхси битендәге статусына куелган постка да күз төште. Фото астына: «Машинадан чүп ташлаган кешегә хәерчелек килә, дигәннәрен укыганым бар минем. Ел да - шушы хәл! Минем кызларым компьютерда баш күтәрми эшлиләр. Аллаhы Тәгалә сабырлык, сәламәтлек бирсен аларга!» - дип тә өстәгән.
-
Сабантуй-2026: Бәйрәм көннәрен искә төшерәбез
Җәйнең иң зур бәйрәме башланырга санаулы вакыт калып бара.
-
Сарман районы укучылары «Сәйяр» фестивалендә чыгыш ясады
Бу атнада Әлмәтнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиясендә «Сәйяр» фестиваленең зона этабы узды.
-
Каташ-Каранда «Әрәпә»не бәйрәм итәләр
Республиканың кайбер районнарында 1 Май - Яз һәм хезмәт көнендә «Әрәпә» бәйрәмен билгеләп үтү традициясе бар.
-
Җәлил халкы Яз һәм Хезмәт бәйрәмен зур тантана белән каршы алды
Бүген Җәлил поселогында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды.
-
Районнан 11 егет армия хезмәтенә әзер
Узган җомгада Сарман районында быелгы язгы чакырылыш кысаларында тәүге «отправка» узды. Сарман һәм Мөслим районнарыннан 11 егет Ватан алдында бурычларын үтәргә әзерлекләрен белдерделәр.
-
Сарман районы башлыгының Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә әдәбият сөючеләр очраштылар
Ләшәү Тамак мәктәбе кичә бик күп кунаклар кабул итте.
-
«Жасмин» республикада тагын бер кат танылды
Кичә – 23 апрель көнне Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә XXVI «Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленың гала-концерты үткәрелде.
-
Районда көрәш буенча республика ярышлары бара
Бүген Сарманда көрәш буенча якташыбыз Хаҗип Гәрәев истәлегенә багышланган республика ярышлары үтә.