Әлфинур апа 90 яшен бәйрәм итте
Сарман авылында гомер итүче Кәлимуллина Әлфинур Камали кызына бүген 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да сәламәтлек саклау өлкәсендә фидакарь хезмәт куйган юбилярга ныклы саулык, кадер-хөрмәт теләде.

Әлфинур апаның 90 яше уңаеннан, якыннары Коръән ашы үткәрделәр. Балалары, онык-оныкчыклары, туганнары, гаилә дуслары да юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр, 100 яшькә кадәр гомер итүен теләделәр.

Саба кызы бүгенге көндә Сарманны үз итеп, яратып яши. Үткәннәре гыйбрәтле булса да, бүгенгесенә шөкер итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев