Районнан 11 егет армия хезмәтенә әзер
Узган җомгада Сарман районында быелгы язгы чакырылыш кысаларында тәүге «отправка» узды. Сарман һәм Мөслим районнарыннан 11 егет Ватан алдында бурычларын үтәргә әзерлекләрен белдерделәр.
Андрей Айгильдин һәм Илнар Закиров – Мөслим районыннан. Сарман районыннан исә хәрби хезмәткә Ахмад Алтынов, Нәфис Габдрахманов, Риналь Зиатдинов, Наил Мөхәммәтов, Данил Родионов, Артур Хәбибуллин, Әмин Хәлиуллин, Ришат Табишев һәм Айназ Хөсәенов киттеләр.
.jpg)
Булачак солдатларны Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, аның урынбасары Ленар Һадиуллин, якыннары, туганнары, дуслары озаттылар. Хәрби комиссар егетләргә хезмәт итү тәртибе, солдатларны көтүче төп таләпләр һәм бурычлар турында сөйләде.
– Хөрмәтле егетләр, сез хәрби хезмәткә зур җаваплылык хисе белән аяк басасыз. Бу – һәр ир-егетнең изге бурычы. Анда сез дәүләтебезнең һәм халкыбызның иминлеген сакларга өйрәнәчәксез. Хезмәт иткәндә, тәртипле, нык, сабыр, командирларның боерыкларын үтәргә әзер булыгыз. Иң мөһиме – үзегезне саклагыз, сау-сәламәт әйләнеп кайтыгыз, – диде Дашгын Гасанов.

Ленар Һадиуллин да егетләргә ныклык, батырлык һәм туган якларына тугрылык теләде.
Армиягә китүчеләр Казан шәһәренә юл алдылар, анда алар тирәнтен медицина тикшерүе үтәчәкләр. Аның нәтиҗәләренә карап, егетләр гаскәрләр һәм хәрби частьләргә билгеләнәчәкләр. Алар ата-бабалары традицияләрен дәвам итәчәкләр.
Туганнары, дуслары, авылдашлары булачак солдатларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга хезмәтләрендә уңышлар, ныклык һәм өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев