Сарман районы башлыгының Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.
Аерым бер үзенчәлекле хис белән сугарылган бу бәйрәмне төрле буын
вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. 1 Май бәйрәме бик
күп һөнәр ияләрен берләштерә, һәм теләктәшлек, дуслык, бердәмлек
билгесе булып, һәрберебезнең туган ягыбыз Сарман районының, Татарстан Республикасының, дәүләтебезнең иминлеге нигезе булган фидакарь хезмәткә ихтирамын чагылдыра.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Уртак хезмәт, бердәмлеккә омтылуыбыз туган ягыбызны көчле итсен. Язлар яшәү көче бирсен, яңа шатлыклар алып килсен, казанышларга рухландырсын. 1 Май бәйрәме көнендә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.

Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев