САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каташ-Каранда «Әрәпә»не бәйрәм итәләр

Республиканың кайбер районнарында 1 Май - Яз һәм хезмәт көнендә «Әрәпә» бәйрәмен билгеләп үтү традициясе бар.

Безнең районда әлеге йоланы саклап калган бердәнбер авыл булып Каташ-Каран санала. Бу бәйрәмне авылда элек-электән үткәрәләр.

Балалар бу көнне, йорттан йортка кереп, йомырка җыеп йөриләр. Бу йола, гадәттә, төнлә башкарыла. Аннан, бергә җыелып, учак ягып, аларны пешереп ашыйлар. Төрле уеннар уйныйлар, җырлыйлар. Тау башыннан йомырка тәгәрәтеп уйнаган буын да ул елларның матур хатирәләрен күңелендә саклыйдыр.  

Быел да мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авыл яшьләре "Әрәпә" не күңелле бәйрәм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев