Ләшәү Тамак мәктәбенә кунакка килгән һәркем үзеннән соң яшел истәлек калдыра
Яшь буында табигатькә сакчыл караш формалаштыру, экологик тәрбия бирү – бүгенге мәгарифнең мөһим юнәлешләренең берсе. Ләшәү Тамак мәктәбендә бу эшкә аерым өстенлек бирелә. Монда еллар буена салынган дәвамчылык традицияләре саклана, һәрбер чарада табигатькә хөрмәт, аның байлыкларын саклау күздә тотыла. Педагоглар тәрбия эшен бигрәк тә агачлар утырту белән бәйлиләр.
-
Тәрбия бирүнең иң алдынгы һәм зур механизмы – үзеңнең гамәлең, үрнәгең аша агачлар утырту. Үзең укыган, эшләгән, яшәгән урынга – аеруча. Алар үскәнне күреп сөенү үзе бер рәхәтлек бирә. Моны бала күреп үссә, ул да шулай эшләргә омтыла, – ди мәктәп директоры Ринат Дәүләтов.
Ләшәү Тамак белем бирү йортында буш вакытны файдалы эшкә юнәлтә беләләр. Һәр уңай форсатны кулдан ычкындырмыйлар алар. Шуңа күрә дә биредәге һәр чара эчтәлекле һәм максатчан уза. Мәктәп базасында үткән “Милли hәм этномәдәни белем бирү: традицияләр hәм заманча өстенлекләр” Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясенең Сарман районындагы фәнни-гамәли hәм әдәби-экологик фестивале кысаларында да Казаннан, Әлмәттән, республиканың башка районнарыннан килгән кунаклар белән бергә истәлеккә яшь наратлар утырттылар. Шушы мәктәпне тәмамлаган филология фәннәре докторы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, профессор Фәрит Зәкиҗан улы Яхинның да мәктәптә хәзер үз агачы үсәчәк. Төбәкне ямьләндерү, мәктәп территориясендә яңа яшеллек булдыру – һәрвакыт куанычлы вакыйга.

Узган ел шундый чараларның берсенә районның яшь педагоглары җыелгач, алар алмагачлар утырткан булганнар. Бу адым белән алар белем учагы булган мәктәпнең аерылгысыз бер өлешен – язу-сызу кирәк-ярагын да табигать күрке белән бәйләп куйганнар.
-
Үткән ел 15 май көнне, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында, районның яшь педагоглары Ләшәү Тамак мәктәбе бакчасына ун төп яшь алмагач утырткан идек. Быел янә мәктәпкә килү насыйп булды. Бу юлы аллеяга элмә такта урнаштырдык, - диде Мортыштамак мәктәбенең яшь педагогы Алия Йосыпова.

“Мәгарифләр киләчәккә юл сала”, - диләр алар, горурланып. Буыннар чылбыры өзелмәсен, үсеп килүче яшьләргә дә үрнәк булсын бу изге гамәлләр дип тырышалар алар. Дөрестән дә, агачлар үскән саен, алар янында яңа буыннар да үсә. Кемнәрдер бүген мәктәп партасы артында утырса, иртәгә үз баласын җитәкләп, белем йортының ишеген ачып керер.
-
Без – яшь педагогларның изге гамәлләренең шаһиты бу агачлар. Алар һаваны чистарталар, тормышыбызны матурлыйлар, җәмгыятькә файда китерәләр. Монда килгән саен, үзебезнең хезмәт агачының җимеш биргәнен күзәтеп барачакбыз. Җылы истәлекләр сакланыр күңелдә, - дип өстәде Илексаз мәктәбе укытучысы Нурия Гобәйдуллина.
Һәр утыртылган агач киләчәккә юл сала, һәр баланың саф күңеле – тормыш бакчасының гөле ул.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев