САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәрләрәмә җирлегендә санитар сәгатьләр атна саен уза

Беркөнне Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗинаның шәхси битендәге статусына куелган постка да күз төште. Фото астына: «Машинадан чүп ташлаган кешегә хәерчелек килә, дигәннәрен укыганым бар минем. Ел да - шушы хәл! Минем кызларым компьютерда баш күтәрми эшлиләр. Аллаhы Тәгалә сабырлык, сәламәтлек бирсен аларга!» - дип тә өстәгән.

Җирлектә санитар чистарту эшләрен районда беренчеләрдән диярлек башладылар алар. Көн дә юл кырларын себерәләр, тырмалыйлар, чүп җыялар, ахры. 

  Хәер, биредә ул матур гадәткә кергәндер. Ни өчен, дигәндә, бервакытны Наилә Наил кызының күркәм гамәле шаhиты булырга туры килде. 

  Җирлектә узган чарага аның машинасына утырып барган идем. Авылга кергәндә, җирлек башлыгы машинасын юл кырына туктатты да, аунап яткан шешә, тартма чүпләрен җыеп, багажнигындагы махсус капчыкка тутырды. Шул вакытта ук күңелдә якты бер эз калдырды бу күренеш. Үз мисалында авылдашларын да менә шулай тәртипкә өнди бит җитәкче!

  Бу юлы трасса буенда төз утырган кара капчык җәлеп итә аның игътибарын. Кеше хезмәтен мыскыл иткәндәй, бик горур утыра ул чүп төенчеге. 

  - Хуҗалары адресларын язып, имзаларын салып калдырмаганнармы соң? - дип кызыксындым Наилә Наил кызыннан. 

  - Юк, хәзер хуҗалар акыллы: адресларын да язмыйлар, кулларын да куймыйлар. Әмма безнең җирлек кешеләре түгеллегенә бик нык ышанам. Чөнки даими аңлату эшләре алып барабыз. Авылларга шактый еллар чүп машиналары йөри, бу да бик уңайлы. Ә әлеге чүп-чарны узып-китеп йөрүче берәр сансызы калдыргандыр, дип уйлыйм. Кем икәне - бер Аллаhка билгеле. Дөрес, хәзер яхшы якка үзгәрешләр күп. Мин эшләгән 12 ел дәверендә төрле чаклар булды. Шулай да авыллар халкына рәхмәтлемен: аңлыйлар, үз тирәлекләрен чиста тоталар, җирлек матурлыгын да саклыйлар. Мин гел яхшыга өметләнәм. Ни юрасаң, шул була, дигәннәр бит борынгылар да. Эшли башлаганда, чүплекләрнең төрлесен күрергә туры килде, хәтта берничә җиргә тупланган иде. Җирлеккә кергән оешма кызлары белән бергәләп, техника да чакыртып, тәртип салдык. Аллаhка шөкер, авылларыбызның матурлыгына сокланып яшибез, - дип җаваплады җитәкче. 

 

Без дә яхшыга юрыйк, бәлки, чүп хуҗасы бу язманы укыр hәм үз хатасын аңлар.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев