“Тормышыма тыкшынганны кичермим”
Татар эстрадасында искәрмәдән чыгарма булган, башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Илсөя Бәдретдинова – шуларның берсе. Аның уңышын вакытлыча, тиздән онытылачак дип фараз кылучылар булды, хәзер дә бар. Әмма ул һаман да күз уңында, соңгы вакытта тагын да популярлашты. Чөнки җырчы эзләнүдә, үзгәрүдә. Хәер, аның үзгәрүе дә халыкны гөжләтә. Инде аптырагач, ул битенә операция ясаткан, дип сөйли башладылар. Ул исә, көлемсерәп, ясатмадым, дип җавап бирә. Үзенә нәфрәт белән караучыларга да нәфрәте юк аның. Илсөя Бәдретдинова тагын ниләр белән шаккатырырга җыена? Эстрададагы кайбер күренешләргә нинди мөнәсәбәттә? Әңгәмәдә әнә шуларны ачыкладык.
– Күптән түгел Лениногорск районының Керкәле авылында булып кайттык. Анда әле дә сезнең Илфак Шиһапов белән журналист булып йөргән чакларыгызны хәтерлиләр.
– Хәтерләми ни, ул бит минем әнинең туган авылы! Керкәле авыл җирлегенә Тукмак дигән бәләкәй генә авыл керә. Ул авыл сүнеп-сүрелеп бара иде. Ләкин соңгы елларда туган нигезләренә кайтып яши башлаучылар күбәйде. Авыл тернәкләнеп килә. Күрше Иске Шөгер авылы исә – минем туган авылым. Анда әти яши. Мөмкинлек булганда кайтып йөрибез, ара ерак бит, 300 чакрым...
– Җәйге ялны ничек үткәрәсез?
– Гадәттә авылга кайта идем дә, шуның белән шул була иде. Быел кайныйм. Улым үсеп килә, аның үз мәшәкатьләре. Аңа әле анда, әле тегендә барырга кирәк. Хәзерге вакытта актерлык сәләтен үстерә һәм кинорежиссурага өйрәтә торган “Алга” дигән лагерьда ял итә. Үзенә бик ошый, чөнки әледән-әле Мәскәү режиссерлары осталык дәресләре үткәрә, төрле биремнәр эшләтә. Бу лагерь җәй көне генә түгел, ел дәвамында һәр каникулда оештырыла. Җәйгесе – иң озыны. Шуңа күрә мин, улымны биредә калдырып, тыныч күңел белән авылга кайтып китә алмыйм. Ә күңел барыбер авылга тартыла... Икенчедән, яңа, катлаулы концерт программасы әзерлим. Анда татарга бик үк хас булмаган этнорок юнәлеше дә булачак. Сизеп торам: кайберәүләр кабул итмәячәк. Чөнки безгә түбәтәй белән читек һәм акапеллага башкарылган “Карурман” гына хас дигән фикер яши. Бу кагыйдәгә сыешмаганнар җырчы түгел. Мине исә бервакытта да аңламадылар. Аңа карап кына тукталганым юк, үз юлымнан барам да барам. Күңелем шулай куша чөнки. Программа да “Күңел куша” дип атала. Анда иркенлек, төрле киртәләрдән азат яланаяклы табигать баласы чыгышы да булыр. Моның өчен төркемгә яңа кешеләр алдык. Якутиядән монда килеп укучы кыз бала үзем өчен дә ачыш булды. Ул җәнлекләр телен аңлый, алар белән аралаша ала. Бер күңелсез чакны урманга чыгып киттем дә юри генә бүре булып улап карадым, бүреләр миңа җавап кайтардылар, ди. Аийсхаана – бик чиста күңелле бала. Бер сүз белән әйткәндә, табигать баласы. Икенче табышым – Илнур Колахмәтов – Башкортстан егете. Татарстанда тамак төбе белән җырлаучы бердәнбер артист ул. Тамак төбе белән җырлау – Алтай, Якутиядә, Тыва якларында киң таралган уникаль күренеш. Аның өчен тамак төбе төзелеше бүтән төрле булырга тиеш. Аны бөтен кеше дә булдыра алмый. Кыскасы, төркемдә бер генә очраклы кеше дә юк, музыкантларым, артистларым – барысы да үзенчәлекле, талантлы кешеләр. Шуңа күрә концертка курыкмыйча биш төрле юнәлеш керттек. Болар – татар халык җырлары, рок, этнорок, ретро җырлар, европа стилендәге чыгышлар. Этнорок татарда әле юк, минем аны кертеп карыйсым килә. Үземә бу юнәлеш бик туры килә.
– Чыгышлар турында сүз чыккан икән инде, арзанлы клипларга, бер калыптагы чыгышларга карата фикереңне ишетәсе килә.
– Татар эстрадасында җырчылар бик күп. Бу халыкка сайлау мөмкинлеген арттыра. Мисалга бер бәләкәй генә районны алыйк. Айдагы 30 көннең 20сендә анда концерт билгеләнгән. Бер районга шушы кадәр концерт ничек күп булмасын инде?! Әйтик, минем киләсе елга апрель аена бөтен көннәргә дә концертлар билгеләнгән. Чөнки алдан сөйләшеп куймасаң, районнарга кереп булмый. Ләкин бу – әйбәт күренеш. Артистларның күп булуы сыйфатка илтә. Монда кыргый табигать законы. Йә син халыкның игътибарын яулап аласың, йә юк. Монда сыйфатлы клип кына ярдәм итә дип уйламыйм. Мәсәлән, минем бюджеты 10 мең сумнан артмаган “Ачы тау” клибын ничә еллар буе әйләндерәләр. Бу бит шулкадәр арзанлы клип. Аннан соң 100әр меңлек клиплар төшерелде, алары алай ук популяр булып китә алмады. Сыйфатлы клип әле ул дәрәҗәле җырчы дигәнне аңлатмый. Җырчының дәрәҗәсен халык үстерә, шул ук вакытта юк итәргә дә мөмкин. Минем клипларым юк иде диярлек. Соңгы ике елда гына төшерелә башлады. Аңа карап кына Илсөя Бәдретдинова булудан туктамадым.
– Клипның әһәмияте, бәлкем, зур да түгелдер, әмма үз стилең булмау – үз йөзең булмау кебек бит ул, килешәсеңдер.
– Анысы белән килешәм. Әле күптән түгел бөтенебезгә дә мәгълүм, исемле җырчылар белән бәхәс булды. Алар, Фирдүс Тямаев кеше түгел, әллә нәрсәкәй җырлый, диләр. Данир Сабиров та җырчы түгел, әллә җырлый, әллә бии, белеп тә булмый икән. Гүзәл Уразова дәрәҗәле җырчы булган, хәзер ул да әллә нәрсә эшләгән. Илсөя Бәдретдинова шулай ук кеше түгел, Элвин Грей турында әйткән дә юк. Бусы да кеше түгел, тегесе дә кеше түгел... Кыскасы, кассага эшли торган җырчыларны юк итеп аттылар. Ә кем соң ул кеше? Глава белән сөйләшеп зал тутыручы җырчылармы? Мин, мәсәлән, бервакытта да үз концертыма халыкны куып китермәдем. Болар бетереп аткан җырчыларга да халык үзе бара. Халык бит дивана түгел, ул күңеле кушкан җырчыны сайлый. Опера – югары сәнгать. Ул булырга тиеш, сүз дә юк. Анда югары белемле, чын мәгънәсендә профессионаллар чыгыш ясый. Әмма минем күңелем аны кабул итми. Аларның, әлбәттә, үз тамашачысы бар. Ләкин ул тамашачы мин түгел. Татар халык җырын опера тавышы белән җырлый башласалар, елыйсым килә. Чөнки сүзләрен аңламыйм. Бабайлар көтү көткәндә язган җырлар дөрес техника белән җырлангандыр дип уйламыйм. Курадан кураен ясап алган да, агачка сөялеп, елый-елый эчен бушаткан ул. Шуңа күрә татар халык җырларында урман, дала күренешләре бар. Дөрес аңлагыз, үземне беркайчан да җырчыга санамадым. Ләкин минем тамашачым бар. Алар миңа үзләре килә, минем аларга әйтер сүзем бар. Концерт вакытында без бергәләп җырлыйбыз, көләбез, кайчак елыйбыз да. Халык сорау бирә, мин үз фикеремне әйтәм, кайчак бәхәс башлана. Анда тел мәсьәләсе дә күтәрелә, дин дә... Бәлки алар җыр тыңларга гына түгел, сөйләшергә дә килә торгандыр.
– Чакыру билетлары өләшәсеңме? Радик Юлъякшин, мәсәлән, чакыру билетларына тискәре мөнәсәбәтен белдерде.
– Белмим, каян кергән гадәттер ул? Районнарда хакимият егермешәр билет калдыруны сорый. Менә шушы күренеш аркасында билет алып карарга теләгән халыкны борып кайтарган чаклар да була. Әбием усал, ләкин бик гадел иде. Мин аның тәрбиясендә үстем. Ул болай ди иде: мохтаҗларга, гарипләргә, фәкыйрьләргә ярдәм итәргә кирәк. Күрсәтеп йөрмим, әмма шулай эшлим. Фотога төшеп, дөньяга күрсәтер өчен түгел, күңел кушканга. Шуңа күрә районның иң акчалы кешеләренә клуб мөдире аша чакыру кәгазен бирүне кабул итә алмыйм. Райондагы иң мохтаҗ кешеләр шушылар булып чыга, күрәсең. Аның каравы пенсионер әбиләр, бабайлар, студентлар – бөтенесе дә билет сатып алып килә. Шул клуб мөдире әле, безнең җитәкчеләргә, сезне хөрмәт итеп концертка килгәннәре өчен рәхмәт әйтегез инде, яме, ди. Бөтен ыру-кабиләсе белән концертны бушка караганы өчен мин аңа өстәп рәхмәт тә әйтергә тиешме? Аренда өчен түлим, билетны сатам, дәүләткә тиеш булган салымын, башкасын түлим, төркемемне ашатам, 3 сәгать тере тавышка концерт куям да башымны бәрә-бәрә рәхмәт укырга да тиеш икән әле. Бу әйбергә шаккатам. Әле алар билет бүлешкәндә үпкәләп бетәләр. Әйтик, кайчак арткы рәтләр буш кала. Чөнки һәрвакыт ачык кассага эшлим, шуңа бөтен җирдә дә шыгрым заллар дип әйтә алмыйм. Кайсы җирдә рәттән 3-4 концерт куям, ә кайбер җирләрдә ярты гына зал була. Шунда, залыгыз барыбер тулмаган, әйдәгез, хакимият кешеләрен кертик инде, алар бит сезне яраталар, концертыгызны карыйсылары килә, диләр. Зарлана торган гадәтем юк, ләкин мин – Казан уртасында гөрнәдир гәүдәле ул үстерә торган ялгыз хатын. Һәм ул концертларга кызык өчен чыгып китмим. Бу концерт баламны, үземне, төркемдәге ун кешенең гаиләсен туендыра. Шуның кадәр ярата торган җырчысы булгач, нишләп билет ала алмый соң ул? Бу күренеш үзгәрсен иде. Ләкин моның өчен кешенең дөньяга карашы үзгәрергә тиеш. Андый аңлатып булмый торган әйберләр шактый инде ул. Әйтик, соңгы вакытта, тәмам кеше булдыгыз инде, безнең белән фотога да төшмисез, дип язалар. Ул, гадәттә, бер кеше була. Син берничә мең кешегә җырлап торасың, ә ул сәхнәгә сикереп менә дә фотога төшә башлый. Шунда “убери микрофон, лицо закрываешь” дип әрләп тә ала. Синең тамашачыга эшләвең аңа өч тиенгә дә тормый.
– Тамашачы сине йә бик нык ярата, йә күралмый. Урталык юк...
– Һәрбер кешенең үз фикере, аларның барысын да яратам. Кеше начар карашын төгәл итеп язарга җөрьәт иткән икән, аңа хөрмәт белән карыйм. Татарны фикер әйтә белмәве бетерә. Яратмаганын әйтә алган кешегә молодец дим. Чөнки аның фикере барыбер колакка керә, мин уйланам, сәбәбен эзли башлыйм. Ләкин бер искәрмә бар. Улыма кагылалар икән, ул чакта дөньясын күтәреп бәрәм. Шәхсилеккә күчүне кичермим.
– Нариман сиңа язган сүзләрне, язмаларны күзәтеп барамы?
– Ул барысын да укый. Начар сүз булса, икәү уртага салып сөйләшәбез. Синең анаң – бик начар кеше, ләкин без сине яратабыз, син түз инде, дип язалар. Ә бит бу 14 яшьлек баланың миннән башка беркеме дә юк. Мин – аның өчен авторитет, яшәү чыганагы. Кешеләр аңа шушы эчтәлектәге хат язганда, бу бала анасыннан бизсә юкка чыга бит инде, дип, бер дә уйламыйлар микәнни? Үзем һәрбер эшемне Нариманны күз уңында тотып эшлим. Балага зыяны булмасын дип, кат-кат уйлыйм. Ярый әле ул акыллы бала, яхшыны яманнан аера белә. Яхшы, миннән биздерделәр ди. Бу акыллы башлар аны тәрбияләр, карармы соң? Кайчак ничек шулкадәр түбән дәрәҗәдә булырга кирәк бит дип шаклар катам. Эчеп кибет бусагасы астында тәгәрәп ятсаң да, сине сүгәчәкләр. Шул ук кибет яныннан кыйммәтле машина белән үтеп китсәң дә сүгәчәкләр. Шуңа күрә миңа барыбер, мин үз юлымнан барам. Тәүлегенә 4 сәгать кенә йоклыйм, чөнки һәрбер минутым исәптә. Боларга өстәп спортзалга йөрергә дә вакыт табам. Чөнки ул минем эшем, сәламәтлегем өчен кирәк. Ә менә кичтән сериаллар карап утырырга, кеше гайбәтен сөйләргә дә минем вакытым юк.
– Илсөяне Илфак җырлары гына кеше итте, хәзер ул җырлар юк, Илсөя дә юкка чыгачак дип фараз кылдылар. Аңа карап тамашачың кимемәде.
– Илфак җырларының үз вакыты иде, хәзерге җырларның – үз вакыты. Бүген Илфак җырларын башкарырга ярый дигән рөхсәт кәгазем булмаса да, ул җырларны җырлыйм. Җырламасаң, онытылачак. Аның җырлары белән акча эшли диючеләр дә бар. Әле Илфак исән чагында ук концерт программасы төзелгән иде инде. Күпчелек җырларны төшереп калдырып, Илфакның җырларын тыктым. Быелгы программага да тыгам. Теләсә нәрсә әйтсеннәр, миңа барыбер. Чөнки беләм: ул җырлар яңгырарга тиеш. Мин каршы түгел, башкалар да җырласыннар. Җырлыйлар да. 5 апрельдә филармониядә Илфакны искә алу кичәсе булды. Аннан соң да, тагын акча эшләп алды, дип әйтүчеләр табылды. Белгән кеше андый эшнең чыгымлы икәнен аңлый. Минем исә гайбәт таратучыларга исем китми.
– Мәскәү концертында Радик Юлъякшин, үз көчең белән үз юлыңны табуыңны күз уңында тотып, татар эстрадасында хөрмәт иткән кешем – Илсөя Бәдретдинова, диде. Үзең кемнәрне хөрмәт итәсең?
– Бөтенесенә дә хөрмәт белән карыйм. Зөһрә апа Шәрифуллина белән Хәмдүнә апаны яратам. Эстрадага чыкканда, син Хәмдүнәнең кызымы әллә, дип тә әйтәләр иде. Бу ике шәхес мине үз кызларыдай якын итә. Болар беркайчан да кеше сөйләми, бүген популяр булган җырчылардан көнләшми, киресенчә, киңәшләре белән ярдәм итеп торалар. Ә инде Радик Юлъякшинга килгәндә, мин төптәнрәк карап, мондый фикердә: татар телебез дип күкрәк кагып тәкрарлап йөргән җитәкче кешеләр эшли алмаган эшне башкорт малае Радик Юлъякшин берүзе башкара. Чөнки татар булып та бер сүз татарча аңламаган балалар, стадионнар тутырып, Радикка ияреп татарча җырлар җырлый башлады. Афәриннән башка бер сүз юк.
– Хәмдүнә апа “Хәмдүнүш”е белән вакланмадымы икән?
– Хәмдүнә апа гомер буе ничек яшисе килсә, шулай яшәде. “Хәмдүнүш“е белән ул без кабул иткән өлкән кеше образын җимерде. Юкса бит ул да Путиннан башлап урам этенә кадәр сүгеп, кеше чәйнәп эскәмиядә утыра алыр иде. Ә ул яши! Рәхәтләнеп, үзе теләгәнчә яши! Сокланам аңа! Йөрәгенә тимер куйдырып кайтты да, шул хәлне мәзәк итеп, мин – Терминатор, дип сөйләп йөрде. Күп тә үтмәде сәхнәгә чыгып рәхәтләнеп җырлады да. Менә нинди була ул – яшәү!
Фото һәм чыганак:http://vatantat.ru/index.php?pg=1219
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев