САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәйдә республикакүләм конференция оештырылды

География, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге эшләрнең нәтиҗәләрен киңрәк тарату максатыннан, 13 нче апрель көнне Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.

Конференция кунаклары Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Ания Галиәкбәр кызы Кыямова, кафедра җитәкчесе Миләүшә Хәсән кызы Әхмәтова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Язкәр кызы Идрисова катнашучыларга изге теләкләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр. 
Бу чара “Мәктәп, вузда табигать һәм география фәннәрен укытуга заман таләпләре” исеме астында узып, республика районнарының төрле мәктәп укучыларын бер бинага җыйды.   
 50 дән артык катнашучы 9 секциягә бүленеп, үзләренең проектларын жюрига тәкъдим иттеләр. 
Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Иң лаеклы проект эшләреннән фәнни җыентык нәшер ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев