САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимер авылы китапханәсе хезмәткәре укучы балалар белән Гайнур әбидә кунакта булдылар

Интернет дөньясын әйләнеп чыккан әлеге фотодагы мөлаем әби - Гайнур әбиебез.

"Сугыш хатын-кыз йөзе түгел" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Юлтимер авылы китапханәсе хезмәткәре укучы балалар белән тыл ветераны Габдрахманова Гайнур әбидә кунакта булдылар. Гайнур әби сугыш вакытындагы авыр тормыш турында, хатын-кызлар, балалар, тылдагы картларның ничек эшләгәннәре, бүгенге көнгә, тыныч тормышка ничек рәхмәтле булуы турында сөйләде. Ветеран үзенең гаиләсе турында сөйләп, гаилә альбомыннан истәлекле һәм хәзер инде тарихи булган фоторәсемнәр, юбилей медальләрен, сугыштан соңгы авыр еллардагы фидакарь хезмәте өчен бирелгән Мактау грамоталарын күрсәтте. 

 

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев