Җырчы райондашыбыз Алинә Прокофьева-Кәримова бәби көтә
Җәмгыять

Җырчы райондашыбыз Алинә Прокофьева-Кәримова бәби көтә

Интернет челтәрендә куелган фотолардан күреп, Алинә хакында шик туган иде. "Җырлыйк әле" тапшыруын караганнан соң, шик акланды. Кызыксынып, якташыбыз белән элемтәгә кердек. - Дөрес шикләнгәнсез, шундый уйлар белән яшибез, - диде Алинә. Кызмы, малаймы көткәннәрен әлегә сер итеп калдырырга булдык, хөрмәтле дуслар. Апрель аенда үзегез белерсез. - Синнән башка "Җырлыйк...

Интернет челтәрендә куелган фотолардан күреп, Алинә хакында шик туган иде. "Җырлыйк әле" тапшыруын караганнан соң, шик акланды. Кызыксынып, якташыбыз белән элемтәгә кердек.

- Дөрес шикләнгәнсез, шундый уйлар белән яшибез, - диде Алинә.

Кызмы, малаймы көткәннәрен әлегә сер итеп калдырырга булдык, хөрмәтле дуслар. Апрель аенда үзегез белерсез.

- Синнән башка "Җырлыйк әле" нишләр инде? - дигән сорауга:

Алинә:

- Тапшыруларны алдан күпләп әзерләп куйдык инде. Сарманлылар да килделәр бәйрәм ялларында. Илһам Шакировка багышланган тапшыру әзерләдек, - дип җавап бирде.

Уңышлар юлдаш булсын, Алинә, исән-имин булыгыз.

Фото Алинә Прокофьева-Кәримованың шәхси битеннән алынды.


Нет комментариев