Фәһимә апа сайлауга быел да үзе килде
Җәмгыять

Фәһимә апа сайлауга быел да үзе килде

Районыбызның хөрмәтле кешесе – Чукмарлы авылында яшәүче, гомер буе җаваплы вазифалар башкарган тыл һәм хезмәт ветераны, орден һәм медальләр иясе Фәһимә апа Мөхәммәтшина, олы яшьтә һәм өйдә сайлау мөмкинлеге булуга карамастан, мөһим чарага быел да үзе килде.

Агымдагы елның 8 июлендә аңа 93 яшь тулган иде. Ветеран бүген дә ил-көн яңалыклары, авыл тормышы белән кызыксынып тора. Сайлауга килгәч тә, участок комиссиясе эшчәнлеге һәм авылдашларының хәлләре белән кызыксынды, ил-көнгә тынычлык теләде.


Нет комментариев